“Молодежный” торак комплексының 1-нче йортында эчке эшләр бара һәм территория төзекләндерелә, Четаев урамындагы йортта суүткәрү челтәрләре үткәрелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь, Ксения Швецова). “Молодежный” торак комплексының 1-нче йортында эшләр барышын тизләтергә – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Нигъмәтҗанов проблемалы йортлар төзелеше барышын тикшергәндә. Ул шулай ук Четаев ур., 4-нче йортны да карап чыкты.
Искәртергә кирәк, “Молодежный” торак комплексының 20 катлы 1-нче йортын эксплуатациягә бу елның азагында тапшырырга планлаштырыла. “Фон” КТ йортын “Ак Таш” компаниясе төзеп бетерә. Бүген объектта 53 кеше эшли. Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре 30-35% башкарылган. Подрядчы оешма якын арада асфальт җәяргә вәгъдә итте. “Кар яуганчы өлгерергә кирәк. Бер атнадан асфальтның беренче каты булырга тиеш”, - диде А.Нигъмәтҗанов. подрядчы оешма вәкилләре эшләрне вакытында тәмамларга вәгъдә иттеләр.
Өлешчеләр сорауларына җавап биреп, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары йортта эчке эшләр бара дип белдерде. Проблемалы моментлар да бар: әлегә финанслау чыганашы билгеле түгел.
Алга таба “Молодежный” ТКның икенче йортын да карап чыктылар. Биредә өлешчеләр төзелеш темплары белән кызыксынды. Төзелеш эшләрен “Строй төзелеш компаниясе” ҖЧҖ КТ алып бара. Йорт 14 һәм 16 каттан тора.
Бүгенге көндә 2-нче йортка яңа подрядчы эзлибез, диде А.Нигъмәтҗанов:“Безнең белән төзелеш эшләре бәясен раслый алырлык подрядчы эзлибез. Беренче йорттагы подрядчы өлешчә булса да эшкә алынса. Яхшы булыр иде. Ләкин әлегә финанслау чыганагы булмаганга, ул җавап бирми”.
Бер атнадан объектта су тарату җайланмасын урнаштырырга планлаштырыла.
“Молодежный” торак комплексы йортларыннан кала, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Четаев урамындагы “Фирма “Свей” ҖЧҖның проблемалы объекын да карап чыкты. Искәртергә кирәк, 130 фатирлы йортны “Бриз” ҖЧҖ төзеп бетерә. Компания директоры Андрей Беляков сөйләгәнчә, хәзерге вакытта анда тышкы челтәрләр белән эшләү өчен су тарату җайланмасы урнаштырыла. Бу эшләр 14 ноябрьгә тәмамланырга тиеш. Хәзерге вакытта брак тхбә сүтелгән, дүшәмбедән төзүчеләр яңа түбәгә алына.
Бүгенге көндә объектта 80 кеше эшли, диде А.Нигъмәтҗанов өлешчеләргә. Ул өстәгәнчә, киләсе атнада йортка җылылык биреләчәк. Аны блоклап бирергә планлаштырыла.
Өлешчеләр фатирлар алу мәсьәләсе турында да сорадылар. Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтханов җавап биргәнчә, торак биналарны тапшыру турынлагы исемлеккә кергән кешеләр фатирлар алачак. “Фатир алыр өчен башта арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә кирәк. аның карары белән безгә киләсез. Без сезне кабул итәргә әзер”. – диде ул.
“Әлеге подрядчы килү белән сез бик бәхетле. Аны шәһәрдә беләләр, ул сыйфатлы торак төзи. Бер атнадан төзекләндерү эшләре тәмамлана, бу безгә мартка кадәр эшләрне тулысы белән тәмамларга ярдәм итәчәк”, - диде А.Нигъмәтҗанов.
Очрашуга 68 кварал өлешчеләре дә килгән иде. Аларны үзләренең йортында эшләр барышы кызыксындырды. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары җавап биргәнчә, киләсе атнада әлеге йорт буенча җаваплы хезмәтләр катнашында күчмә киңәшмә узачак. Анда объектның проблемалары турында фикер алышачаклар.
Достоевский ур., 57-нче йортның өлешчеләре дә үзләренең сорауларын бирә алды. Аерым алганда, алар үзләренең йортларының ни өчен төзелмәве турында сорадылар. “Йортлар аларның бәяләренә карап төзелә, объект кыйбатрак булган саен, төзелеш компаниясе анда соңрак керә”,- дип аңлатты А.Нигъмәтҗанов.
Искәртергә кирәк, өлешчеләр белән мондый очрашулар атна саен үткәрелә. Бүгенге очрашуда шулай ук Өлешчеләргә булышлык итү фондының башкаручы директоры Иван Новиков, конкурс идарә итүче оешмалары, шәһәр һәм челтәрләр оешмалары вәкилләре, проектлаштыручылар катнашты.