Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2020, 17:44

А.Мищихин: «Башка миллионлы шәһәрләр белән чагыштырганда, Казанда урам җинаятьләре иң аз санда теркәлгән»

2019 елда полиция хезмәткәрләре 6 меңнән артык чара, шул исәптән дөнья дәрәҗәсендәге чараларны уздыру вакытында тәртип һәм иминлек тәэмин иттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Алена Мирошниченко). 2019 елда полиция хезмәткәрләре 6 меңнән артык иҗтимагый-сәяси, мәдәни, спорт чараларын, шул исәптән дөнья дәрәҗәсендәге чараларны уздыру вакытында тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин иттеләр. Җәмәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә, гражданнарның һәм аларның мөлкәтенең шәхси яклануын арттыруга, оператив хәлне контрольдә тотуны саклауга аерым игътибар бирелде. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин җиткерде.

Узган ел гражданнарның хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьләре саны 23%-ка арткан. Спикер фикеренчә, бу шәһәр халкының хокук тәртибе органнарына ышанычы артуы турында сөйли. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2019 елда Казанда теркәлгән җинаятьләр саны арткан – барлыгы 22 меңнән артык. Ул бу кәрәзле элемтә һәм интернет чараларын кулланып, банк карталарыннан урлауларга һәм караклыкларга бәйле рәвештә килеп чыккан, дип аңлатты.

Казан полициясе наркотикларның законсыз әйләнеше һәм миграция өлкәсендә җинаятьләрне ачыклау буенча нәтиҗәле эшләде, дип сөйләде шәһәр Эчке эшләр идарәсе башлыгы. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр (аерым төрләр), кеше үтерү, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм көчләү фактлары кимегән. 7 меңнән артык җинаять эше тәмамланган һәм судка җибәрелгән, резонанслы җинаятьләр ачылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзор белән берлектә Казан сәүдә объектларында үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 11 тоннага якын ялган спиртлы сыекча һәм алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Административ законнарны бозуның 245 очрагы ачыкланды, контрафакт медикаментлар сакланган склад юкка чыгарылды. Моннан тыш, законсыз уен эшчәнлегенең 16 очрагы ачыкланды, 279 мең уен җиһазы тартып алынды.

«Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча актив эш алып барыла, бер ел эчендә җинаятьчел төркемнең 327 әгъзасы җинаять җаваплылыгына тартылды. Хәзерге вакытта Казанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр тотрыклы, конфликтлы ситуацияләргә юл куелмады», - дип билгеләп үтте А.Мищихин.

Ул шулай ук 2019 елда террорчылык һәм экстремистлык юнәлешендә теркәлә торган җинаятьләр саны сизелерлек кимеде, дип ассызыклады. Судка 24 җинаять буенча җинаять эше җибәрелде.

Миграция өлкәсендә ачыкланган җинаятьләрнең саны 1,3 тапкырга һәм тикшерелгән җинаятьләрнең саны 1,5 тапкырга артты. «Чит ил җинаятьчелеге дәрәҗәсе түбәнәйде, җинаять җаваплылыгына тартылган чит ил кешеләре саны кимеде», - диде Казан Эчке эшләр идарәсе башлыгы.

Узган елда шәһәр полициясе хезмәткәрләре утлы корал кулланып кылынган җинаятьләр санын киметүгә иреште – аларның саны соңгы 5 елда иң аз күрсәткечкә әверелдә. Урам җинаятьчелеге дә кимеде. «Казанда, башка миллионлы шәһәрләр белән чагыштырганда, теркәлгән урам җинаятьләренең аз булуы, шулай ук урам җинаятьчелегенең иң аз күләме билгеләнде», - дип белдерде спикер.

«Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» программалары кысаларында урнаштырылган видеокүзәтү системалары җинаятьләрне ачуга ярдәм итә. Узган ел алар 1700-дән артык хокук бозу очрагын ачыкларга һәм ачарга булышты.

«Җәмәгать тәртибен саклау һәм хокук бозуларны профилактикалау эшендә полициягә республика Хөкүмәте һәм Казан Башкарма комитеты актив ярдәм күрсәтә. Шәһәр территориясендә полиция участок уполномоченныйлары өчен 6 административ-торак комплекс һәм 87 хокук тәртибен саклау җәмәгать пункты эшли. Башкала полициясе эшенә ишегалды һәм ирекле халык дружиналары һәм муниципаль хезмәткәрләр җитди ярдәм күрсәтә», - диде А.Мищихин.

Спикер билгеләп үткәнчә, шәһәрлеләрнең иминлегенә йогынты ясаый торган әһәмиятле фактор – юл хәрәкәтен оештыру. Шәһәрдә юллар һәм чишелешләрнең интенсив төзелеше юлларның йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирде. Ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны 6%-ка кимеде.

«Без үз алдыбызга куйган төп максатларга ирештек», - дип нәтиҗә ясады докладчы.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясе
Барлык яңалыклар