В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел төзекләндерелгән мәктәп рестораннарында 1550 яңа урын барлыкка килде, ә яңаларында – 950 урын.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Казанның мәктәп ашханәләре модернизациядән соң туклану нокталарына гына түгел, ә социальләшү, белем бирү һәм проект эшләре урынына да әверелде. Быел гына да төзекләндерелгән мәктәп рестораннарында 1550 яңа урын барлыкка килде, ә яңаларында – 950 урын, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры урынбасары Алла Агапова.
Аның сүзләренә караганда, төп бурыч - ашханәләрдә утыру урыннарын арттыру. Яңа уку елында шәһәрдә 38 яңа мәктәп рестораны ачылды. «Весна» торак комплексы микрорайонында һәм Гәрәев урамында яңа мәктәпләрдә ике ресторан ачылды, калган 36-сы быел җәй мәктәп ашханәләрен реконструкцияләгәннән соң барлыкка килде. «Аларда санитар торыш та, эстетик як та яхшыртылды. Моннан тыш, департамент чаралары хисабына персонал өчен яңа заманча җиһазлар, савыт-саба һәм махсус кием сатып алынды, 400 берәмлеккә якын заманча җиһазлар булдырылды», - дип сөйләде спикер.
Казанда барлыгы 65 «Мәктәп рестораны» ашханәсе бар, бу шәһәр мәктәпләренең гомуми саныннан 30%-ын тәшкил итә. Төшке аш залларының мәйданын арттыру һәм төзекләндерелгән мәктәп ашханәләрендә яңа компактлы заманча җиһазларны урнаштыру схемасын үзгәртү хисабына 1550 яңа урын барлыкка килде, ә яңа төзелешләрдә – 950 урын.
Балаларга сәламәт туклану культурасын кертү өчен белем бирү учреждениеләрендә кулинария буенча мастер-класслар, экскурсияләр үткәрелә. Ә уку елы башына исә төзекләндерелгән мәктәпләрдә урнаштырылган дөрес туклану принциплары турында буклетлар, белем бирү постерлары эшләнде.
«Мәктәпләрдә газлы эчемлекләр һәм чипсы сату тыела. Шоколад сату да чикләнгән, рационга күбрәк яшелчә, балык кертелгән, кызганычка каршы, балалар аны һаман да өнәп бетерми. Хәер, меню өстендә эш даими алып барыла, без яңа ризыклар кертергә тырышабыз. Моның өчен технологлар һәм диетологлар төркеме оештырылды», – дип сөйләде А.Агапова һәм бүген шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә балалар тулы күләмдә туклану ала, дип өстәде. Моннан тыш, ел саен Казан бюджетыннан аз керемле гаиләләрдәге балаларны тукландыру өчен акча бүлеп бирелә, ә бу – барлык балаларның 18%-ы.
Ата-аналар белән элемтә булдыру департамент эшендә зур ярдәм булып тора. Моның өчен мәктәпләрдә ата-аналар контроле журналы алып барыла, анда өлкәннәр үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен калдыра алалар. Быел эшли башлаган «Әни барысын да белә» проекты кысаларында ата-аналар департамент җитәкчелеге, табиб-диетологлар, өлкән пешекчеләр белән очраша, лаборатория, туклану комбинатына экскурсия үткәрә, мәктәп меню ашларын сынап карый һәм үз фикерләре белән уртаклаша. Быел Казанның кайбер мәктәпләрендә старт алган мәктәп пикникларында ата-аналар яңартылган меню ашларын татып карый, балаларның туклану шартларын бәяли алдылар. Моннан тыш, даими нигездә көндезге һәм онлайн-анкеталаштыру үткәрелә. Мәктәп укучылары белән элемтәне саклау өчен департамент белгечләре «Ашадым - бик канәгать» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрделәр. Биредә бер атналык меню турында мәгълүмат урнаштырыла, балалар ашамлыкларга бәя бирә, аның нигезендә алга таба рейтинг төзелә.
А.Агапова билгеләп үткәнчә, департаментта куркынычсызлык һәм туклану сыйфатына аерым игътибар бирелә. «Әйтик, учреждениегә кертелгән барлык чимал һәм продуктлар лабораториядә җентекләп сайлап алына. Мисал өчен, узган ел теге яки бу таләпләргә туры килми торган 664 тонна азык-төлек тәэмин итүчегә кире кайтарылган, ә 2019 елның беренче яртыеллыгында гына да бу сан 635 тонна тәшкил иткән», - дип билгеләп үтте ул.