8 укучы берьюлы ике фән буенча максималь балл җыйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Ксения Швецова). Казанда быел 94 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Аларның 8-е берьюлы ике фән буенча, бер чыгарылыш укучысы – өч фән буенча максималь балл җыйды, дип хәбәр итте бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
Узган ел белән чагыштырганда Татарстан буенча БДИның уртача баллы үсте: рус әдәбияты буенча уртача балл 8,8 баллга, немец теле буенча – 7 баллга диярлек, математика буенча – 6,3 баллга, инглиз теле буенча – 3,7 баллга, физика буенча – 3,3 баллга һәм информатика һәм ИКТ буенча – 3,27 баллга артты .
«Тулаем алганда, быел Татарстан чыгарылыш укучыларының нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак, – дип билгеләп үтте Р.Борһанов. - Күпчелек фәннәр буенча югары балл җыючылар өлеше арта: профильле математика, әдәбият, физика буенча алар ил буенча уртача күрсәткечтән 2 тапкырга күбрәк. Француз һәм кытай телләре генә искәрмә булып тора».
Быел 100 баллга бәяләнгән эшләр саны артты – бүгенге көндә Татарстанда алар 199.
Татарстанда БДИның төп чоры нәтиҗәләре буенча 181 укучы 100 баллга имтихан тапшырды. Ике фән буенча иң күп балларны Татарстанның 10 чыгарылыш сыйныф укучысы җыйган, шуларның 8-е – Казаннан (131-нче, 177-нче номерлы лицейларны һәм КФУ каршындагы IT-лицейны тәмамлаучылар), тагын икесе – Балтач һәм Яшел Үзән районнарыннан.
Өч фән буенча иң күп баллны бер чыгарылыш сыйныф укучысы - Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2-нче номерлы татар гимназиясеннән Рамил Баһавиев алды. Исегезгә төшерәбез, Рамил рус телен, информатика һәм физиканы 100 баллга һәм математиканы 99 баллга тапшырды. 11 ел буе укучы татар телендә белем алган.
Профиль дәрәҗәсендә математика буенча 100 балл җыйган укучылар саны 30 кешегә кадәр арткан. Р.Борһанов сүзләренә караганда, бу - БДИ үткәрелгән еллар эчендә иң яхшы нәтиҗә.
Республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары арасында иң күп 100 балллык нәтиҗәләрне Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар алды – 94 кеше, икенче урында – Чаллы (25 чыгарылыш сыйныф укучысы), өченчедә - Яшел Үзән районы (10 чыгарылыш сыйныф укучысы).
«Йөз балл җыючы балалар безнең игътибардан читтә калырга тиеш түгел, һәрхәлдә, без аларның язмышын күзәтеп барачакбыз. Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына керә алу мөмкинлегенә ия булган Рамил Баһавиевнең Казанда калуы шатландыра», - диде Р.Борһанов.
Рус теле буенча йөз балл җыючылар саны узган ел белән чагыштырганда 99-дан 72 кешегә кадәр кимегән. Бу тенденция Татарстан өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә хас, дип билгеләп үтте спикер.
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары арасында БДИ буенча минималь балл җыя алмаучылар да бар иде. Имтихан тапшыруның төп чорында 239 кеше минималь бусаганы үтмәде – бу республиканың барлык чыгарылыш укучыларының 1,5%-ын тәшкил итә. Аларның 6-сы – рус теле буенча, 179-ы – профиль дәрәҗәдәге математика буенча , 54-е - база дәрәҗәдәге математика буенча минималь балл җыя алмаган. Аларның барысына да 24-нче һәм 26-нчы июнь көннәрендә имтиханнарны яңадан тапшыру рөхсәт ителгән иде. Яңадан тапшыру нәтиҗәләре буенча 18 укучы бусаганы узмаган һәм уртача гомуми белем турында аттестат алмаган. Алар сентябрьдә база дәрәҗәсендә математиканы һәм рус телен яңадан тапшыра алачак, әгәр минималь бусаганы үтсәләр, аттестатлар алачаклар. Сүз уңаеннан, узган ел Татарстанның 47 чыгарылыш сыйныф укучысы минималь балл җыя алмаган.
БДИ тапшыру өчен предметларны сайлаганда Татарстан укучылары төгәл фәннәргә өстенлек бирә. Р.Борһанов билгеләп үткәнчә, гадәттә профиль дәрәҗәдәге математика буенча имтихан тапшырган чыгарылыш сыйныф укучыларының саны югары булган – 60% тәшкил иткән. Физика буенча имтиханны чыгарылыш сыйныф укучыларының 25,5%, ә химия буенча – 16% тапшырган. Информатика, биология һәм чит телләрдән тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өлеше гомумроссия күрсәткеченнән бераз түбәнрәк. Шул ук вакытта Россия буенча гуманитар фәннәрне тапшыручылар өлеше шактый түбән: географияне 1%-тан аз гына күбрәк, әдәбиятны – 5%-ка якын, җәмгыять белемен – 39%-ка якын һәм тарихны 10% тирәсе укучы сайлаган. «Егет-кызларның тапшыру өчен төгәл фәннәрне сайлаулары аларның алга таба инженер-техник юнәлешләр буенча укырга теләвен күрсәтә», - дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министры.
Быел Татарстанда барлыгы 15976 укучы БДИ тапшырган. Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясенә 16996 югары сыйныф укучысы, шул исәптән 11230 - 9-нчы сыйныф һәм 5766 – 11-нче сыйныф укучылары кертелгән. БДИ тапшыру өчен 131 имтихан үткәрү пункты, шул исәптән 51 пункт сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өй шртларында әзерләнгән.