Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2020, 11:59

Шаляпин фестивалендә опера йолдызлары катнашында 2 гала-концерт һәм 9 спектакль күрсәтәчәкләр

Музыкаль форум 1-27-нче февральдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). 1-27-нче февраль көннәрендә Казанда Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXIX Халыкара опера фестивале узачак. Тамашачылар М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә опера йолдызлары катнашында 2 гала-концерт һәм 9 спектакль карый алачак.

Фестиваль Руджеро Леонкаваллоның «Паяцы» операсының премьерасы белән ачылачак. 4-нче февральдә тамашачылар Петр Чайковскийның «Пиковая дама» операсын ишетәчәкләр. 7-нче февральдә - Джакомо Пуччининың «Турандот» операсын, 9 һәм 11-нче февральдә - Джузеппе Вердиның «Травиата» һәм «Трубадур» операсын, ә 13-нче февральдә, Федор Шаляпинның туган көнендә, традиция буенча, Модест Мусоргскийның «Борис Годунов» халык музыкаль драмасын күрсәтәчәкләр. 16-нчы февральдә концерт залында Джузеппе Вердиның «Набукко» операсы яңгыраячак, 18-нче февральдә - Джоаккино Россининың «Севильский цирюльник» комик операсы, һәм 22-нче февральдә программада милли репертуар Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсы белән тәкъдим ителәчәк. Фестиваль 26, 27-нче февральдә ике гала-концерт белән тәмамланачак. Чара афишалары белән театрның рәсми сайтында танышырга була.

Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале - опера сәнгатенең иң борынгы Россия форумы. Ул 1982 елда нигезләнгән, аз вакыт эчендә бөтенроссия һәм халыкара статуска ия булган. Бөек бас исеме белән аталган һәм ел саен февральдә уза торган фестивальнең «тавышлар фестивале» концепциясе бар. Һәр ел афишасында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының үз куелышлары тәкъдим ителгән, аларның төп партияләрен Россия һәм дөньяның әйдәп баручы театрларыннан чакырылган солистлар башкара, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар