В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава нульдән 15 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне һава шартларының начараюы турында кисәтә: көчле җил һәм яңгыр көтелә.
Казанда болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән көчәйгән вакытта секундына 16-21 метрга кадәр. Төнлә минималь температура 8-10 градус тәшкил итәчәк, көндез максималь температура – 13-15 градус.
Тулаем республика буенча шулай ук яңгыр явачак, төнлә – урыны белән. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән көчәйгән вакытта секундына 16-21 метрга кадәр. Төнлә температура 8-10 градус, көндез – 13-15 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.