Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2022, 17:53

9 нчы сентябрьдә Иске Татар бистәсендә Юнысов мәйданының беренче төзекләндерелгән өлеше ачылачак

Бакча ачылган көнне шәһәрлеләр өчен экскурсияләр һәм музыкаль-шигъри импровизация оештырылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче сентябрь). 9 нчы сентябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә Юнысов мәйданының беренче төзекләндерелгән өлеше – Сагыш бакчасы ачылачак. Шәһәрлеләр өчен экскурсияләр һәм музыкаль-поэтик импровизация оештырылачак.

«Без кайтарачак Юнысов мәйданы» сәфәре вакытында казанлылар әлеге җирдәге йортлар һәм яшәгән кешеләр – татар сәүдәгәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре турында беләчәк. Шәһәр халкына бу территорияне барлык халык өчен уңайлы итү ни өчен мөһим булуы турында сөйләячәкләр. Казанлылар белән экскурсовод һәм туган якны өйрәнүче Марк Шишкин йөриячәк. Чара 17:00 сәгатьтә башлана, ориентир – Г.Тукай урамындагы 72 нче номерлы йорт.

Тагын бер сәфәр Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан оештырылачак, ул Юнысов мәйданына тоташа һәм Шамил йорты буларак билгеле. Күзәтү экскурсиясендә шәһәр халкы татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында белә алачак. Сәфәр музейның җәйге ишегалдында Юнысов мәйданы ягыннан 17:00 сәгатьтә башлана.

Экскурсияләргә керү бушлай, алдан теркәлергә кирәк.

18:00 сәгатьтә Сагыш бакчасында «Төенләнеш» берләшмәсеннән музыкаль-шигъри импровизация башлана. Анда музыкантлар Булат Абдуллин, Динә Барвиш, шагыйрәләр Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова һәм Лилия Низамова катнашачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Исегезгә төшерәбез, Юнысов мәйданы XVIII гасырның икенче яртысында Иске Татар бистәсендә оештырыла. Аның архитекторы Василий Кафтырев була. Иҗтимагый киңлек территориясе – «чор-бак» принцибы буенча төзелгән Ислам бакчасының ачык мисалы, бу гарәп теленнән «дүрт бакча» дигәнне аңлата. Юнысов мәйданы Фатыйх Кәрим һәм Габдулла Тукай урамнары белән дүрт зур булмаган мәйданга бүленгән. Август аенда бистәнең төп символларының берсен реконструкцияләү барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.

Барлык яңалыклар