В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты берничә сәгатькә бетереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). 9-нчы октябрьдә Казанның Яңа Савин, Идел буе районнары һәм Совет районнарының кайбер йортларында вакытлыча ут сүндереләчәк.
9.00-дан 17.00-гә кадәр Яңа Савин районы йортларында утны түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Адоратский ур., 37, 41, 45.
8.00-дән 17.00-гә кадәр Идел буе районы йортларында электр энергиясе булмаячак: Нурсолтан Назарбаев ур., 9, 15. 8.00-дән 18.00-гә кадәр утны түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларда сүндерәчәкләр: Авангард ур., 85 (Казан политехника көллияте), 87 (тулай торак), 89, 91 (тулай торак), Универсиада авылы, 2, 3, 4, 5, 12, 13,14,15, 16, 17, 18, 19, 20, Рихард Зорге ур., 33, 35, 37, 39, 39а, 41, 43, Бертуган Касыймовлар ур., 38, 40.
Шулай ук 8.00-дән 19.00-га кадәр Идел буе районындагы Алтан поселогының Серле, Заветная урамнары буенча урнашкан шәхси сектор йортларында ут булмаячак.
9.00-дан 18.00-гә кадәр Совет районы йортларында утны түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Чыңгыз Айтматов ур., 11, 15 (7-нче номерлы балалар бакчасы). Шул ук вакытта Кече Дәрвишләр бистәсендәге Вишневый сад, Каенлык, Березовая,Школьная, Ослан урамнары буенча яшәүчеләр дә утсыз калачак. Шулай ук «Виктория-материк», «Виктория-остров», «Вишенка», «Весна-78», «Казанец» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.