Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәм уңаеннан зур чаралар программасы көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Бүген – Җиңү көне. Казан тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәчәк. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәм уңаеннан зур чаралар программасы көтә.
8.00 сәгатьтә Архангельск һәм Арча зиратларында хәрби дан гирляндалары һәм чәчәкләр салу тантанасы узачак, ә 9.00 сәгатьтә – Җиңү паркында.
9.15 сәгатьтә Җиңү паркында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачу тантанасы була.
Меңьеллык мәйданы бәйрәмнең төп мәйданы булачак. Тантаналы парад һәм театральләштерелгән программаны теләге булган һәркем күрә алачак. 9.30 сәгатьтә мәйданда Казан гарнизоны гаскәрләренең һәм махсус бүлекчәләрнең тантаналы узышы башлана. Быел Җиңү парадын күрү өчен шәһәр халкы һәм кунаклары Казан Кремле диварлары янында урнаша алачак. Парадта ике меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище, кадет сыйныфлары һәм Юнармия курсантлары катнашачак. Парад ахырында кунакларны концерт программасы һәм 1400 кешедән торган хореография коллективлары белән берлектә меңләгән җыелма хорның чыгышы көтә, алар «Җиңү көне» җырын башкарачак. Бәйрәм концерты 11.30 сәгатьтә башлана.
10.00 сәгатьтә Җиңү паркында бәйрәм программасы старт ала. 11.00 сәгатькә кадәр биредә «Җиңү варислары» фестивале узачак, 15.00 сәгатькә кадәр балалар интерактив мәйданчыкларының эше планлаштырылган. 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр паркта Казан мәктәп укучыларының яшь армиячеләр һәм хокук саклау отрядларының бәйрәм парады була, 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр – «Җиңү фанфарлары» балалар фестиваленең галаконцерты. 14.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр паркка килүчеләрне районның иҗат коллективлары чыгышлары белән концерт программасы көтә. 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Рио Рита – җиңү шатлыгы» концерт программасы узачак.
10.00 сәгатьтә Юдино Дан аллеясында «Үлемсез полк» акциясе һәм митинг башлана.
13.00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә «Үлемсез полк» шәһәркүләм акциясендә катнашучыларны җыю башлана. Быел колонна хәрәкәте маршруты элеккечә калды. Әлеге чара шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узачак: Карл Маркс урамы буенча, Лобачевский урамы аша, «Черек күл» паркы һәм Кремль урамы яныннан.
15.30 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында сәнгать осталарының концерт программасы башланачак.
Кремль яр буенда бәйрәм чаралары бу көнне 16.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр узачак.
17.00 сәгатьтә Совет мәйданы скверында «Шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйный» тематик концерты була, ә 19.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында сәнгать осталары һәм яшьләр төркемнәренең концерт программасы планлаштырылган.
Шунда ук 21.00 сәгатьтә «Җырлый торган Казан» концерт программасы башланачак, бәйрәм көне 22.00 сәгатьтә фейерверк белән төгәлләнәчәк.