В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
11-нче майдан республика халкына хезмәтләр гадәти режимда күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Алдагы бәйрәм, Җиңү көне уңаеннан, Татарстанда күпфункцияле үзәк офисларында эш графигы үзгәртелде. 9-нчы һәм 10-нчы май күпфункцияле үзәкләр өчен ял көннәре булып тора.
11-нче майдан республика халкына хезмәтләр гадәти режимда күрсәтеләчәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.
Исегезгә төшерәбез, күпфункцияле үзәк офислары алдан язылу буенча эшли. Татарстан халкы +7(843)222-06-20 телефоны буенча яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталында языла ала. «Минем документлар» офисларына бару өчен өйдән чыгуга рөхсәт алырга кирәк. Моны смс-хәбәрләр ярдәмендә яки сайттагы шәхси кабинет аша эшләргә мөмкин. Цифрлы рөхсәт булу күпфункцияле үзәк офисларына керү урынында тикшерелә. Шул ук вакытта эш бирүчедән белешмә күпфункцияле үзәккә бару өчен нигез булып тормый.