Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). 9 февральдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле, дип хәбәр ителә “Сетевая компания” ҖЧҖ сайтында.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адреслары буенча ут булмаячак: Һ.Такташ ур., 83, 85, 87, 89.
9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Отар бистәсендә Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Центральная урамнарында ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Совет районының Привольный бистәсендә Айбагар, Айлы, Алексеевск, Алмачуар, Белоствольная, Вересковая, Долгая, Җиләкле, Знатная, Икмәкле, Каратау, Карачаровская, Кизләү, Липецк, Ледяная, Ләйсән, Ореховая, Пахотная, Счастливая, Таллык, Уракчы, Усердная, Чәчәк, Чирәмле, Өмет, Юмарт, Яшьлек урамнарында ут булмаячак. 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Колсәет бистәсендә Акъяр, Шагыйрь Каменев, Туполев, Тургай, Чулпан урамнарында ут бетеп торачак.