В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашуда шәһәр тирәлеген ничек үзгәртеп булуы турында фикер алышачаклар.
Фото: Денис Гордийко
Очрашуда шулай ук тактик урбанизмның нәрсә икәнен, аны шәһәр планлаштыруның тулы кыйммәтле моделе итеп карарга мөмкинме һәм үзгәрешләрне кем башлап җибәрә алуы тикшереләчәк.
Спикерлар сыйфатында Казанның баш архитекторы урынбасары һәм Казанның шәһәрне үстерү институтының шәһәр-экологик каркасын үстерү бүлеге җитәкчесе Дарья Толовенкова, ТР шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина, «Том Сойер Фест – Казан» проекты координаторы Анастасия Гыйззәтова, «Казан Урбанчы» проектының автордашы Ленар Шаһиев, шулай ук культурология фәннәре кандидаты, «Тамга» шәһәр тикшеренүләре институтына нигез салучы һәм «Татар хатын-кызы дөньясы» проекты авторы Энҗе Дусаева чыгыш ясаячак.
Дискуссия 19:00 сәгатьтә Татарстан ур., 20, 2 нче кат адресы буенча башланачак. Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.