Көндез шәһәрдә һава +17-19 градуска кадәр җылыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). Татарстан һәм аның башкаласында киләсе тәүлектә салкын һава торышы көтелә. Киләсе төндә республикада һава температурасы +8-13 градус тәшкил итәчәк, Казанда – +10-12 градус. Көндез 9 августта җылырак була – Татарстанда терекөмеш баганалары +15-20 градуска кадәр күтәреләчәк, Казанда – +17-19 градуска кадәр.
Тулаем алганда, аязучан болытлы һава булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 9 августта төнлә һәм иртән республикада яшен һәм 20 м/с тизлеккә кадәр исүче көчле җил һәм яңгыр көтелә; төнлә һәм көндез төньяк-көнбатыштан 17 м/с тизлек белән җил исәчәк (Казанда 15 м/с тизлеккә кадәр). Казанда төнге сәгатьләрдә бераз яңгыр явачак, көндез шәһәрдә явым-төшем күзәтелми.