В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртән һәм көндез урыны белән яшен көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). Иртәгә көндез, 9-нчы августта, Казанда + 22-24 градуска кадәр җылыначак. Әмма көн дәвамында яңгыр явачак, ә иртән һәм көндез урыны белән яшен көтелә. Моннан тыш, көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Гомумән алганда, иртәгә синоптиклар аязучан болытлы һәм яңгырлы һава көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил була дип фаразлыйлар. Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә шәһәрнең аерым районнарында томан төшәчәк, ә һава температурасы нульдән 12-14 градус җылы булачак, яңгыр явачак.
Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән яңгыр явачак һәм томан төшәчәк. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр дәвам итәчәк, урыны белән көчәячәк, ә кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак, әмма иртән һәм көндез урыны белән көчәячәк, секундына 16-21 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 9-14 градус җылы була, көндез – 21-26 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.