Бу суүткәргечнең үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтырылуы белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Иртәгә, 9-нчы апрельдә, Казанның Киров районындагы кайбер йортларда вакытлыча су белән тәэмин итүне туктатып торачаклар.
9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча урнашкан шәхси торак йортлар сусыз калачак: Берьяклы Гривка тыкрыгы, 11, Аркылы Гривка ур., 34, 38/35, Сөләйманова ур., 33, 35/38. Су белән тәэмин итү шулай ук түбәндәге адреслар буенча туктатылачак: Мулланур Вахитов ур., 6, 8, 10, Берьяклы Гривка тыкрыгы, 9, 10, Проточная ур., 10, Сөләйманова ур., 3, 5, 7.
Су бирү су үткәргечен үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру эшләре белән бәйле рәвештә туктатылачак, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар оешмасы.