Бүгенгә «Спутник V» вакцинасын 9345 татарстанлы ясатты, шуларның 1876-сы – икенче микъдарны.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 4 кеше бар, 27 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 10 кеше – 50-дән 60 яшькә кадәр, 26 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 13 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 4 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
40 кеше – Казанда, 14 кеше – Чаллыда, 3-әр кеше – Буа, Яшел Үзән һәм Чистай районнарында, икешәр кеше – Әлмәт, Биектау, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында, берәр кеше – Аксубай, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Кукмара, Мөслим, Питрәч һәм Тәтеш районнарында яши.
22-нче гыйнварга Татарстанда 15 мең 275 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 11 мең 659 кеше сәламәтләнде, шул исәптән узган тәүлектә 82 кеше, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Бүгенгә «Спутник V» вакцинасын 9345 татарстанлы ясатты, шуларның 1876-сы – икенче микъдарны. Барлыгы республикага 13 мең 442 микъдар вакцина комплекты килгән, шуның 70%- ы диярлек тотылган. Исегезгә төшерәбез, казанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә языла алалар.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 21 мең 513 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 677 мең 352 кеше авырган, 3 млн 81 мең 536 кеше сәламәтләнгән, 68 мең 412 кеше үлгән.