В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручы 48 кеше Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 85 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 22 кеше хастаханәгә озатылган, 63 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшькә кадәрге 4 кеше бар, 7 кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 27 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 16 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 19 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 8 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 4 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
39 кеше Казанда, 11 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Яңа Чишмә районында, өчәр кеше – Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч районнарында, икешәр кеше – Аксубай, Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Лениногорск, Норлат районнарында, берәр кеше – Азнакай, Әлки, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Тукай районнарында яши.
7-нче февральгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 16 мең 638 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 13 мең 158 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 90 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 16 мең 48 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 967 мең 281 кеше авырган, 3 млн 456 мең 210 кеше сәламәтләнгән, 76 мең 661 кеше үлгән.