Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2021, 11:01

Казанда яшәүче 84 яшьлек пенсионер хатын мошенниклар гамәленнән зыян күргән

Хатын-кызның оныгы юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дигән сылтау астында ярты миллион сум акча алганнар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Казанда телефон мошенниклары гамәлләреннән 84 яшьлек пенсионер хатын зыян күргән. Җинаятьчеләр өлкән яшьтәге ханымнан аның Волгоградта яшәүче оныгы юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булган дигән сылтау астында ярты миллион сум акча алган.

Бу хәл турында гариза белән кичә Казанда яшәүче бер ханым «Горки» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче 18-нче октябрьдә өй телефонына билгесез кеше шалтыратуы һәм үзен адвокат дип таныштыруы турында сөйләгән. Шалтыратучы зыян күрүченең оныгы юлны светофорның кызыл утына узган һәм аны автомобиль бәрдергән дип хәбәр иткән. Шул ук вакытта руль артында утырган кыз да зыян күргән. Низагны җайга салу өчен пенсионер ханымнан 1 миллион сум акча таләп иткәннәр. Югыйсә, аның сүзләренә караганда, кызга 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Пенсионер ханым Волгоградта яшәүче кызына шалтыратып, барысын да ачыкларга теләгән, тик аны кызы прокуратурада сорау алуда дип, тыйганнар. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, телефон аша сөйләшү барышында елаган тавыш ишетелгән, һәм ул оныгының тавышына охшаган булган.

Өлкән яшьтәге ханым сумманың яртысын тапшырырга риза булган. Ул акчаны подъезд янына кара автомобильдә килеп туктаган ир-атка тапшырган. Шуннан соң хатын кызына шалтыратып, оныгы белән бар да тәртиптә, аның өйдә булуын белгән.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары үткәрә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, мондый төр мошенниклык киң таралган булып санала. Алдауның иң киң таралган схемалары һәм алдакчыларның хәйлә-мәкерләренә ничек эләкмәскә икәнен сылтама буенча кереп укыгыз.

Барлык яңалыклар