Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2018, 09:49

80 команда үзләрен Залесный бистәсендә “Корпорацияләр кроссы” узышында сынап карый алачак

Ярышларда катнашучыларга, 12 киртә узып, таулы-чокырлы җирдә 3 км узарга кирәк була.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Алсу Сафина). 80 команда бүген Залесный бистәсендә үтәчәк “Корпорацияләр кроссы” узышында үзен сынап карый алачак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. Команда ярышлары Татарстан башкаласында икенче тапкыр үтә.

Узышлар вакытында составында 6 кеше булган командаларга таулы-чокырлы җирдә 3 км узарга кирәк була. Юл дәвамында командаларны 12 киртә көтә.

Катнашучылар арасында – предприятиеләр, көч структуралары бүлекчәләре, Башкарма комитет командалары. “Кроссны уздыруның төп идеясе – команда бердәмлеге һәм предприятиеләр, оешамалар һәм җирле үзидарә органнары арасында дуслык мөнәсәбәтләре булдыру”, - диде С.Миронов.

Искәртергә кирәк, командаларны теркәү 9.00 сәгатьтә башланды. Кроссны рәсми ачу 10.00 сәгатькә планлаштырылган.

“Корпорацияләр кроссы” кунаклары өчен интерактив күңел ачу мәйданчыклары оештырылачак, сәгать саен зарядка узачак. Концерт программасында республика һәм шәһәр йолдызлары чыгышы көтелә, теләүчеләр өчен фудкорт эшли.

Беренче “Корпорацияләр кроссында” 2017 елда 300-дән артык кеше катнашты. Әлеге проект ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан Мэриясе тарафыннан ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Барлык яңалыклар