В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Продукцияне арзан бәяләрдән шәһәрнең 15 мәйданчыгында 6:00 дән 12:00 гә кадәр сатып алырга мөмкин булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь). Иртәгә, 8 нче октябрьдә, Татарстан башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәр халкы арзан бәядән яшелчә һәм ит продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып ала алачак. Сәүдәдә республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать предприятиесе катнаша.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның 15 мәйданчыгында 6:00 дән 12:00 гә кадәр узачак:
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше
Ленинград урамы, 27
Чехов урамы, 2
Батыршин урамы, 20
Революция урамы, 12
Лаврентьев урамы, 10
Ю.Фучик урамы, 72
Липатов урамы, 7
Салават күпере халкы өчен ярминкә Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәгенең парковкасында оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 нчы сентябрьдә башланды. Алар 24 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сәүдә нокталарында җәмәгать тәртибен саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителәчәк, ә килүчеләргә, коронавирус таралуны булдырмас өчен, социаль дистанцияне сакларга киңәш ителә.