В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада Идел буе федераль округыннан 150-гә якын кеше катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). 8-10 ноябрьдә Казанда “Сәламәтлек сессиясе” IV Төбәкара профилактика слеты узачак. Чарада Идел буе федераль округыннан 150-гә якын кеше катнашачак. Слет Россиядә Иреклеләр (доброволец) елы кысаларында уздырыла.
Ике көн дәвамында катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә нәтиҗәле чаралар тәҗрибәсе белән алмашачаклар.
Ирекле теләк белдерүчеләр шулай ук бәйгедә катнаша алачаклар, җиңүчеләр үзләренең профилактик инициативаларын тормышка ашыру өчен грант алачаклар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
“Сәламәтлек сессиясе” ачылу тантанасы 14.00 сәгатьтә Центральная ур., 1 адресы буенча планлаштырылган.