В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында ут бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Иртәгә, 9 май көнне, Казанның Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда ут бетеп торачак. Бу электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.
8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: К.Тинчурин ур., 25; Чернышевский ур., 33.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: Х.Туфан ур., 31, 37, 30-50.
13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Борисково бистәсендә Тульская ур., 43, 51а, 57 адреслары буенча ут сүнеп торачак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Кукушкино бистәсенең түбәндәге урамнарында ут булмаячак: 1-нче Столбище; 2-нче Столбище; Кисловодск тыкрыгы; Загородная; Кисловодск; Кукушкино; Озерная; Оранжерея; Парник; Параллель Кисловодск; Параллельно-Прогонная; Аркылы Кукушкино; Поперечно-Прогонная; Теньки; Ослан; Южно-Промышленная ур., 1/77а, 1/77б.
9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Мирный бистәсендә түбәндәге адреслар буенча ут сүндерү планлаштырылган: 4-нче, 5-нче, 7-нче, 8-нче, 9-нчы, 11-нче, 12-нче, 13-нче Дәүләки ур.; 1-нче Земляничная ур.; 4-нче Аркылы Дәүләки ур.; 2-нче Приовражная ур.; Новинка ур.; Пологая ур.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Отар бистәсенең түбәндәге урамнарында ут булмаячак: Зоя Даутова; Калинин; Матюшино; Озерная; Правда; Приволжская; Центральная.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: Гастелло ур., 8, 20; Гвардия ур., 5, 9, 11; Ершов ур., 34, 54, 56; Курск ур., 3, 6; Матросов ур., 4; П.Лумумба ур., 13, 26, 28; Чишмәле ур., 13, 15; Шуртыгин ур., 11, 22, 24.