Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында шәһәр халкы өчен зур мәдәни программа әзерләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында шәһәр халкы өчен зур мәдәни программа әзерләнгән. Казанлылар Җиңү вальсында, җиңел атлетика эстафетасында, митингларда һәм башка чараларда катнаша алачак, ә Юдино торак массивында реконструкциядән соң көтеп алынган Хәрби дан аллеясын ачу планлаштырыла.
Бәйрәм көне 9.30 сәгатьтә Щербаково бистәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.
10.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә митинг узачак. Чаралар Борисоглебск поселогында, А.Х.Бичурин, В.И.Чуйков, А.И.Бондаренко, П.М.Гаврилов, М.В.Симоновларның «Барысын да исемләп хәтерлибез» мемориаль такталары янында, М.Җәлил бюстында (26-нчы номерлы лицей), «Элекон заводы» ачык акционерлык җәмгыяте территориясендәге һәйкәл янында, «КВЗ» ачык акционерлык җәмгыяте территориясендәге һәйкәл янында, 2782-нче эвакогоспиталь мемориаль тактасы янында узачак.
11.00 сәгатьтә Сахаров ур, 12 адресы буенча «Онытмасыннар өчен» митингы һәм Сухая Река бистәсендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг узачак.
Химиклар мәдәният сараенда «Казаноргсинтез» ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре һәм ветераннар өчен бәйрәм концерты 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
13.00 сәгатьтә Северный бистәсендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында тагын бер митинг узачак.
Шул ук вакытта Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Җиңү вальсы» акциясе башлану да көтелә.
15.15 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Казанның Үзәк стадионында 78-нче традицион җиңел атлетика эстафетасы узачак.
14.00 сәгатьтә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре катнашында район чарасы үтәчәк.
«Безнең ишегалды ветераннары» бәйрәмнәре Карбышев урамы буенча 15.00 сәгатьтә оештырыла, Нардуган ур., 45 адресы буенча - 16.00 сәгатьтә, Искра урамындагы хәтер стенды янында, Минская урамы 22 йорт янындагы «Звездный» скверында һәм Зәкиев ур., 5, Локатор ур., 25б, Интернациональная ур., 24а адреслары буенча - 18.00 сәгатьтә.
17.00 сәгатьтә Кремль яр буенда бәйрәм чаралары башланачак. Аларны 21.00 сәгатькә кадәр карарга була.
Бәйрәм программасын 17.40 сәгатьтә М.Мозаффарова исемендәге18-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә «Сын полка» документаль фильмы тәмамлаячак.