Татарстан башкаласында митинглар, район бәйрәмнәре, спорт чаралары һәм концертлар уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан митинглар, район бәйрәмнәре, спорт чаралары һәм концертлар уза.
Бәйрәм көне 10.00 сәгатьтә “Элекон” заводы территориясендәге обелиск янында митингтан һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүләкләүдән башлана.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бүген республика ветераннары Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
Совет районында “Ракета” стадионында “Батырлыкка – хәтирә һәм хөрмәт” масштаблы театральләшкән тамаша уза. Чара 17.00 сәгатьтә башлана. Анда 1000-нән артык сәнгать үзэшчәне катнашачак, 500-дән артык бала бабалары сурәтләрен тотып узачак. Бәйрәм чарасын профессиональ артистлар концерты тәмамлый.
Көн дәвамында Киров һәм Мәскәү районнары мәйданчыкларында бәйрәм чаралары һәм концерт программалары узачак – “Красная Горка” торак массивы мәдәният йортында, Химиклар мәдәният сараенда, “Энергетик” яшүсмерләр клубында.