В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 17-19 гыйнварда Казанда "Оргсинтез" йөзү бассейнында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). 17-19 гыйнварда Казанда "Оргсинтез" йөзү бассейнында су полосы буенча 2019 елгы Россия Кубогының финал турниры узачак.
Ярышларда илнең 8 иң көчле ир-ат клубы катнашачак, алар өч көн дәвамында Россия календареның иң иске һәм дәрәҗәле трофейларының берсе өчен көрәшәчәк. Турнирда "Спартак-Волгоград", "Динамо-ЦОП" (Мәскәү), "Штурм-2002" (Мәскәү өлкәсе), "Синтез-УОР" (Казан), "Динамо" (Мәскәү), "Динамо-СШОР" (Әстерхан өлкәсе), "Синтез" (Казан) һәм "Балтика" (Санкт-Петербург) командалары катнашачак.
Россия Су полосы федерациясе президенты Алексей Власенко, олимпия чемпионы Евгений Шаронов һәм башкалар турнирның мәртәбәле кунаклары булачак, дип хәбәр ителә ТР Спорт министрлыгы сайтында.