Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2019, 17:00

8 июньдә Казанда «Том Сойер Фест» фестивале ачыла

Җәйге сезон эчендә активистлар шәһәрнең тарихи үзәгендәге 3 йортны яңартырга планлаштыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). 8-нче июньдә Казанда «Том Сойер Фест» фестиваленең рәсми ачылышы булачак. Активистлар шәһәрнең тарихи үзәгендәге 3 йортны яңартырга планлаштыралар. Шуларның берсен – Волков урамы, 42 адресы буенча урнашкан Богородский йортын төзекләндерә башладылар инде.

Фестиваль ачылышы йорт ишегалдында түбәндәге адрес буенча узачак: Калинин ур., 12. Чара 14.30 сәгатьтә башлана.

Дүртенче сезонда волонтерлар Казан үзәгендәге өч торак йортның – Волков урамы, 42 адресы буенча урнашкан Богородский йорты, Фатыйх Кәрим урамы, 11 адресы буенча урнашкан Беркутов йорты һәм Калинин урамындагы 12-нче номерлы йорт фасадларын торгызачак.

Исегезгә төшерәбез, «Том Сойер Фест» – фестиваль, аның кысаларында активистлар һәм волонтерлар мәдәният һәйкәлләре булмаган кыйммәтле шәһәр төзелеше объектларын ремонтлыйлар. Тарихи мохитне саклауга юнәлдерелгән бу хәрәкәт Россиянең күп кенә шәһәрләрен җәлеп итә, быел ремонт эшләре Россиянең 25 шәһәренең тарихи йортларында барачак. Фестиваль беренче тапкыр Самарада 2015 елда уздырылды.

Казанда әлеге чара 2016 елда башланып китте. Ул вакытта активистлар шәһәр үзәгендәге өч агач йортны ремонтлады, бу эштә 125 волонтер катнашты. 2017 елда катнашучылар саны 150 кешедән артып китте, 4 йорт яңартылды, ә 2018 елда - тагын 5 йорт, нәтиҗәдә - Казанның «Том Сойер Фест»ы битараф булмаган шәһәр халкы көче белән Казан үзәгендәге 12 йортны яңартты.

Барлык яңалыклар