Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.07.2020, 13:30

8 июльдә Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәкләр

Казанның 12 гаилә парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медален - иҗтимагый бүләген тапшырачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль, Алена Мирошниченко). 8-нче июльдә Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәкләр. Гаилә нигезләренең ныклыгы һәм балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләүләре белән танылу алган 12 гаилә парына иҗтимагый бүләк - «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медален тапшырачаклар. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина сөйләде.

Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында бүләкләнүчеләр исемлеген Бөек Ватан сугышында катнашучылар гаиләләре җитәкли. Шулай итеп, Алексей Владимирович һәм Зинаида Ивановна Шевелевлар бергә инде 71 ел тормыш итә. Гаилә башлыгы - Ленинград блокадасында яшәүче, тыл хезмәтчәне, танкка каршы чокырлар казыган. Алексей Владимирович һәм Зинаида Ивановна «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгәннәр.

Николай Григорьевич һәм Надежда Степановна Аксеновлар гаиләсе бергә 47 ел яши. Гаилә башлыгы 1941 елда фронтка үз теләге белән киткән һәм каты яраланганчы, 1944 елга кадәр сугышкан. Ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Бүләкләнүчеләр исемлегендә - Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә билгеле Шутиковлар гаиләсе. Анатолий Иванович - Россиянең халык артисты, профессор, халык уен кораллары дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе. Маргарита Якубовна - Казан кадет интернат-мәктәбе базасында хәрби-музыкаль классларга нигез салучы. 2020 елның 19-нчы июлендә аларның гаилә корып, бергә яши башлауларына 51 ел булачак.

«Бүләкләнүчеләрнең яшен исәпкә алып, быел чара соңгырак вакытка күчерелде. Без, санитар-эпидемиологик хәл җайлану белән, гаилә парларын тантаналы шартларда котлаячакбыз. Ә 8-нче июльдә истәлекле медальләр, барлык профилактик чараларны үтәп, өйләренә илтеп тапшырылачак», - дип хәбәр итте Р.Миңнуллина.

«Гаилә безнең җәмгыятьтә төп кыйммәтләрнең берсе булып кала. Бездә, Аллага шөкер, балалар саны арта. Казанда бик күп санда яшь гаиләләр инде бер генә бала түгел, хәтта ике бала да түгел, ә өч һәм аннан да күбрәк бала алып кайтырга тели. Нык, бәхетле гаиләләр - безнең иң зур байлыгыбыз. Мин барлык Казан гаиләләренә туганлык җепләре, бер-береңә мәхәббәт, аңлау, җылылык, иминлек һәм иң яхшы теләкләр телим», - диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 06.07.2020
Видеорепортаж
06.07.2020 11:30
Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәкләр
Барлык яңалыклар