Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.02.2020, 11:17

8 февральдә Казанның дүрт мәйданчыгында «Россия чаңгы юллары» массакүләм ярышлары стартлары узачак

Быел ярышларда 21 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Ксения Швецова). 8-нче февральдә Казанда «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узачак. Бүген Үзәк стадионда катнашучыларга старт комплектлары бирә башладылар. Ул көн саен 7-нче февральгә кадәр 9.00-дан 18.00-гә чаклы барачак. Быел ярышларда 21 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.

Казанда узыш инде 16-нчы тапкыр үткәрелә. Татарстан башкаласы халкына һәм кунакларына уңайлы булсын өчен быел «Россия чаңгы юллары» стартлары дүрт мәйданчыкта узачак: Горки-Әмәт урманында узыш 10.00 сәгатьтә башлана, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ермагында һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта – 11.00 сәгатьтә, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында 11.30 сәгатьтә узышның төп старты узачак. А.Салихов сүзләренә караганда, Юдинодагы чаңгы юлына Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр, барлык теләүчеләр, шулай ук республика һәм шәһәр хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре чыгачак.

Йөгерешләрдә, гадәттәгечә, шәһәр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән беррәттән, профессиональ спортчылар һәм спорт ветераннары да катнашачак. «Бу чаңгы спортын популярлаштыруга ярдәм итә һәм массакүләм ярышларның дәрәҗәсен арттыра», – дип саный А.Салихов.

«Россия чаңгы юллары» спорт программасында төрле төркем катнашучылар өчен йөгерү каралган. Шулай итеп, үз йөгерешләре кысаларында спортчылар һәм җитәкчеләр йөз метрлы дистанциядә ярыша алачак, җиңүчеләр махсус приз алачак. «Финиш суперйөзлеге» ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Стартлардан тыш, «Россия чаңгы юллары»на килгән барлык кешеләр өчен дә зур мәдәни программа әзерләнәчәк: призлар уйнату, иҗат коллективлары чыгышлары һәм башка бик күп күңел ачу чаралары.

«Без шәһәр халкына һәм кунакларына чын кышкы спорт бәйрәме бүләк итә алырбыз дип өметләнәбез», – диде А.Салихов.

Быел «Россия чаңгы юллары» массакүләм стартларында катнашырга Россия Федерациясенең 73 төбәге үзләренең теләкләрен белдергән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.02.2020
Видеорепортаж
03.02.2020 10:51
8 февральдә Казанда «Россия чаңгы ярышлары» узачак
Барлык яңалыклар