Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын бүләкләү тантанасы кичә Казан шәһәре Киров районының 82-нче номерлы балалар бакчасында узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). Казанның 8 билингваль балалар бакчасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 500 мең сум күләмендә грант отты. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын бүләкләү тантанасы кичә Казан шәһәре Киров районының 82-нче номерлы балалар бакчасында узды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, республикада яңа балалар бакчалары саны елдан-ел арта бара. Быел гына да илкүләм проект буенча 6 мең урынга исәпләнгән 30 балалар бакчасы ачылачак, шуларның 26-сы инде тапшырылган. Киләсе елда ике еллык программа башланачак, аның буенча илкүләм проект кысаларында тагын 50 балалар бакчасы төзеләчәк.
Грантларны Совет районының 402-нче, Совет районының 261-нче, Авиатөзелеш районының 308-нче, Мәскәү районының 107-нче, Вахитов районының 24-нче, Киров районының 82-нче, Мәскәү районының 345-нче, Яңа Савин районының 346-нчы балалар бакчалары алды.
Конкурста республиканың 55 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты. Ике атна дәвамында комиссия, билингваль мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын тәэмин итә торган иң яхшы балалар бакчаларын бәяләү һәм сайлау өчен, Татарстанның 26 районында булды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Казанның балалар бакчаларыннан тыш, грантларны Яр Чаллы, Бөгелмә, Арча, Чистай, Лениногорск, Саба, Мамадыш, Биектау, Мөслим, Питрәч, Түбән Кама, Азнакай, Ютазы, Буа, Сарман, Лаеш, Алабуга, Әлмәт һәм Теләче районнарының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре алды.