Бирегә килүчеләр шәһәр предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). 8-нче август көнне Казанның Киров районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннарына ярминкә узачак. Бирегә килүчеләр шәһәр предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачак.
Ярминкәдә казанлылар шәһәр предприятиеләрендәге буш эш урыннары турында мәгълүмат, хезмәт һәм эш белән тәэмин итү турындагы законнар буенча консультацияләр алачак, дәүләт гарантияләре һәм эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында беләчәкләр.
Ярминкә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча уза: Бистә ур., 23 йорт, дип хәбәр иттеләр Казанның Эш белән тәэмин итү үзәгендә.