В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лекция «Смена» заманча мәдәният үзәгендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). 8-нче апрель көнне «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Кино һәм поэзия» темасына лекция узачак. Санкт-Петербургтан килгән шагыйрь һәм кино тәнкыйтьчесе Константин Шавловский һәм рәссам Полина Заславская кинематографның һәм шигъриятнең онтологик бәйләнешләре турында сөйләячәкләр, шулай ук видеопоэзия жанрының видеоарт һәм медиапоэзиядән нәрсә белән аерылып торуын аңлатачаклар.
Лекциядә катнашучыларга заманча шагыйрьләрнең шигырьләренә видеопоэтик эшләр күрсәтәчәкләр, фикер алышулардан соң Константин Шавловскийның шигъри кичәсе булачак.
Лекция 19.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. Барлык теләүчеләр өчен керү бушлай.