Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе балаларны талпаннар тешләүдән сакларга ярдәм итәчәк кагыйдәләрне искәртә.
Фото: Марат Мөгыйнов
Эпидемия сезоны башыннан бирле кешеләрдән алынган 970 талпан тикшерелгән: 275 ендә иксодлы талпан боррелиозы кузгатучы бүленгән (гомуми санның 6,1% ы), талпан вируслы энцефалитын кузгатучы табылмаган.
Татарстанда талпанга каршы эшкәртү 1365,5 га мәйданда башкарылды, шул исәптән җәйге сәламәтләндерү оешмалары территорияләре – 450,9 га, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.
Быел республикада яшәүче 5151 кеше талпан энцефалитыннан прививка ясаткан, шул исәптән 590 бала.
Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе балаларны талпаннар тешләүдән сакларга ярдәм итәчәк кагыйдәләрне искә төшерә
Сукмакларның үзәге буйлап хәрәкәт итәргә һәм тәбәнәк куаклыкларны читләтеп узарга кирәк.
Әгәр сабый әле мөстәкыйль йөри алмый икән, аны кулга алырга яки коляскада йөртергә кирәк.
Җәяү йөргән вакытта коляска сукмак кырыйларындагы үлән һәм куакларга тиеп уза икән, аның түбән детальләрен акарицид аэрозоль чарасы белән эшкәртергә кирәк.
Балалар киемен талпаннардан, 30-60 секунд дәвамында аэрозоль чара кулланып, бары тик өлкәннәр генә эшкәртергә тиеш.
Талпан тешләгән очракта мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң, энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен, аны лаборатор тикшеренүгә алып барырга кирәк.
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк икән, талпаннарны мөстәкыйль рәвештә алырга кирәк. Тешләгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләргә, шуннан соң кулларны сабынлап яхшылап юарга кирәк. Алынган талпанны герметик рәвештә ябыла торган савытка салырга һәм ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Сеченов ур., 13а) китерергә кирәк.