Тәүлек эчендә COVID-19-дан 71 кеше савыккан.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 10 кеше, 31 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 14 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 13 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 6 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр.
53 кеше – Казанда, 6 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Югары Ослан районында, 3 кеше – Яшел Үзән районында, икешәр кеше – Алабуга, Лаеш һәм Мөслим районнарында, берәр кеше – Бөгелмә, Биектау, Саба районнарында яши.
24-нче ноябрьгә Татарстанда СОVID-19 авыруының 9848 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 8598 кеше савыкты, шул исәптән 71 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 24 мең 326 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 2 млн 138 мең 828 кеше авырган, 1 млн 634 мең 671 кеше сәламәтләнгән, 37 мең 31 кеше үлгән.