В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручы 18 кеше Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 75 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 29 кеше хастаханәгә озатылган, 46 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында өч балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 7 кеше бар, 19 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 14 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 17 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 10 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 4 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр, бер кеше 90 яшьтән өлкәнрәк.
18 кеше Казанда, 13 кеше – Чаллыда, 11 кеше – Норлат районында, 7 кеше – Яшел Үзән районында, 5 кеше – Буа районында, 4 кеше – Кукмара районында, 3 кеше - Әлки районында, икешәр кеше – Баулы, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба районнарында, берешәр кеше – Алексеевск, Биектау, Минзәлә, Тәтеш, Тукай, Чистай районнарында яши.
11-нче февральгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 16 мең 954 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 13 мең 549 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 122 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада коронавируска каршы вакцинаны 30 мең 814 кеше ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 3 мең 696 кеше), шулардан икенче дозасын 5 мең 682 кеше алган. 81 мең 122 доза вакцина комплектының 38%ы файдаланылган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлектә 15 мең 38 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 4 млн 27 мең 748 кеше авырган, 3 млн 538 мең 422 кеше сәламәтләнгән, 78 мең 687 кеше үлгән.