Шуларның 4-се генә читтән кертелгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Татарстанда 71 яңа СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның 4-се читтән кайтарылган, калганнары элемтә аша. 20 кеше хастаханәгә озатылган, 51-е өйдә дәвалана.
Авыручылардан 24 кеше – Казанда, 16 кеше – Чаллыда, 6 кеше – Түбән Кама районында, 4 кеше – Тукай районында, 3 кеше – Яшел Үзән районында, икешәр кеше – Алексеевск, Арча һәм Балык Бистәсе районнарында, берәр кеше – Актаныш, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Спас һәм Чистай районнарында яши.
3-нче октябрьгә Татарстанда 27 мең 261 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 23 мең 331кеше сәламәтләнде, шул исәптән 16 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 25 мең 769 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 7 млн 586 мең 536 авыру очрагы ачыкланган, 6 млн 725 мең 965 кеше савыккан, 209 мең 918 кеше үлгән.