В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкын паркларда һәм скверларда бай бәйрәм программасы көтә.
Фото: Денис Гордийко
«Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта 12.00 сәгатьтә мәдәни программа «Күңелле стартлар» белән старт ала.
12.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында шәһәр халкы өчен чаңгыда шуу буенча мастер-класс үткәрәчәкләр.
Урам театры чыгышын казанлылар 17.00 сәгатьтә Касә янындагы төп Яңа ел чыршысы янындагы мәйданчыкта күрә алачак.
18.00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне керлинг буенча мастер-класска кушылырга чакыралар, ул «Черек күл» паркында узачак.
Исегезгә төшерәбез, Яңа елга Казанда 65 чыршы шәһәрчеге әзерләнгән, бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Казанлылар өчен Яңа ел көннәрендә ачык һавада 130 чара уздырылачак.
KZN.RU порталында Яңа елга багышланган махсус бүлектә барлык кирәкле мәгълүматны табарга һәм бәйрәм ялларына афиша белән танышырга мөмкин. Афишадан тыш, шулай ук шәһәр бәйрәм мәйданчыклары, яңа ел чыршылары һәм боз шәһәрчекләре, чаңгы базалары һәм шугалаклар, прокат пунктлары һәм башкалар турында җентекләбрәк белергә мөмкин.