Һава температурасы минус 4-тән 6 градуска кадәр булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Якындагы тәүлектә Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, көньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак, дип җиткерәләр. 7-нче гыйнварга каршы төндә көчле явым-төшем көтелми, һава температурасы минус 6-8 градус булачак.
Сишәмбе көнне көндез урыны белән бераз кар явачак. Һава температурасы минус 4-тән 6 градуска кадәр булачак.
Республикада шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, салмак булачак. Һава температурасы төнлә минус 6-11 градус, көндез 7-нче гыйнварда -4-тән 9 градуска кадәр. Бүген төнлә, шулай ук 7-нче гыйнвар иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.