Юл ябылу Җиңү көненә багышланган чараларга әзерлек белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Бүген 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Казанның кайбер урамнары буенча транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Бу 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларга әзерлек белән бәйле.
Чикләү түбәндәге участокларда гамәлдә булачак:
Меңьеллык мәйданы (шул исәптән Бауман урамы, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр),
Кремль яр буе урамы,
Декабристлар урамы (Меңеллык мәйданыннан алып Сибгат Хәким урамына кадәр),
Декабристлар урамы (Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр),
Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр),
Уң як Болак урамы (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр),
Сул як Болак урамы (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр),
цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юл.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында Җиңү Көнен бәйрәм итүгә багышланган бүлек эшли. Биредә чаралар планы белән танышырга, тантаналар үткәрү һәм әзерлек чорында нинди урамнар ябылачагы, бәйрәм көннәрендә җәмәгать транспорты ничек эшләячәге һәм башкалар турында белергә була.