В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уңайсызлыклар телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы объектында төзекләндерү-профилактика эшләре үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). 7-нче июль көнне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казанда цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктату планлаштырыла.
Уңайсызлыклар «Татарстан Республикасы Радиотелевизион тапшыру үзәге» Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы объектында (Троицкий ур., 29) төзекләндерү-профилактика эшләре үткәрелү белән бәйле.
Шул ук вакытта Можайский ур., 6 адресы буенча урнашкан радиотелевизион үзәктән аналог һәм цифрлы тапшырулар программаларын трансляцияләү сакланачак, дип хәбәр итә РТРС дирекциясе.