В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын көннәрдә Татарстан башкаласында явым-төшем көтелми.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Якын көннәрдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшемнәр көтелми. Җил көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба, уртача тизлектә. Бүген төнлә +18-20 градус көтелә, сишәмбе көндез синоптиклар +30...+32 градус фаразлыйлар.
Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз көтелә. Төнлә һәм көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба, уртача тизлектә, кичен урыны белән яшен вакытында тизлеге секундына 15-20, кайбер урыннарда 23 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +16...+21 градус тәшкил итәчәк, көндез +29...+34 градус көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.