В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иллюминацияне Радио көне һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан кабызачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
Бу көннәрдә ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар иллюминацияне 20:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күзәтә алачак, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Радио көне уңаеннан бушлай чаралар сериясе узачак. Кунаклар өчен балалар мастер-класслары, интерактив мәйданчыклар, экскурсияләр, лекторийлар һәм концерт программасы оештырыла.
9 нчы майның бәйрәм программасына чәчәкләр салу, Казан гарнизоны гаскәрләренең узуы, «Җырлый торган Казан» мең кешелек хоры чыгышы һ.б. кертелгән. Бәйрәм 22:00 сәгатьтә төсле салют белән тәмамланачак, аны Казансу акваториясеннән күзәтеп булачак.