Шулай ук җәмәгать транспорты маршрутлары вакытлыча үзгәрәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче май). 7 нче һәм 8 нче майда Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек белән бәйле рәвештә Казан үзәгендәге кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Шулай ук җәмәгать транспорты маршрутлары вакытлыча үзгәрәчәк.
7 нче майда 16:30 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр һәм 8 нче майның 18:00 сәгатеннән 9 нчы майның 00:00 сәгатенә кадәр Меңьеллык мәйданы, Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Сул як Болак урамы һәм Уң як Болак урамы Чернышевский урамына кадәр ябылачак.
Кайбер җәмәгать транспорты маршрутларына вакытлыча үзгәрешләр кертеләчәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты.
Мәсәлән, шәһәр үзәге ягына Кремль дамбасыннан Шәһәр үзәге ягына 6, 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Кремль дамбасыннан Кремль яр буена төшәчәк һәм Сәетгалиев, Ташаяк, Мәскәү, Чернышевский, Сул як Болак урамнары буенча, аннан соң маршрут буенча барачак. «Үзәк стадион» тукталышы булмаячак.
Кремль дамбасы ягына 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Уң як Болак, Астрономия, Лобачевский, Большая Красная, Батурин урамнары буенча һәм аннан соң маршрут буенча барачак. «Педагогия институты», «Чернышевский урамы» һәм «Үзәк стадион» тукталышлары булмаячак.
Шәһәр үзәге ягына 35а, 37, 47 нче номерлы автобуслар Кремль дамбасыннан Кремль яр буена төшәчәк һәм Сәетгалиев, Ташаяк, Мәскәү урамнары буенча, соңыннан, «Үзәк стадион» тукталышына туктамыйча, маршрут буенча барачак.
Кремль дамбасы ягына 6, 35, 37, 47 нче номерлы автобуслар Мәскәү, Камал, Астрономия, Лобачевский, Большая Красная, Батурин урамнары аша һәм алга таба маршрут буенча барачак. «Колхоз базары», «Чернышевский урамы», «ЦУМ», «Спорт сарае» һәм «Үзәк стадион» тукталышлары булмаячак.
Үзәк ягына 74 нче автобус Кремль дамбасыннан Кремль яр буена төшәчәк, Сәетгалиев урамы буенча һәм аннан соң маршрут буенча барачак, «Үзәк стадион» тукталышы булмаячак. Су спорт төрләре сарае ягына ул тимер юл вокзалы аша Киров дамбасы буенча Зур Крыловка, Вахитов, Чистай урамнары аша һәм алга таба маршрут буенча барачак. «Үзәк стадион» һәм «Энергетика университеты» тукталышлары булмаячак.
7 нче майда 16:30 сәгатьтән 2 нче троллейбус йөрүдән туктаячак. 8 нче майда 18:00 сәгатьтән маршрут вакытлыча ябылачак.
Казанның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын ничек билгеләп үтәчәге турында KZN.RU порталы материалында укыгыз.