В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 7 февральдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле, дип хәбәр ителә “Сетевая компания” ААҖ сайтында.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ут Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Г.Камал ур., 55, Татарстан ур., 60, 62, 66 а, 70, 72, Тинчурин ур.,7, 9, Һ.Такташ ур., 119, 121.
9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр электр уты Идел буе районының Отар бистәсендә Дачная, Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Молодежная, Озерная, Правда, Идел буе, Приозерная, Поперечно-Молодежная, Центральная, Октябрьнең 10 еллыгы урамнарында бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Колсәет бистәсендәге Акъяр, Шагыйрь Каменев, Тургай, Туполев, Чулпан урамнарында ут булмаячак.