Шул ук көнне ярминкә шәһәрнең Авиатөзелеш районының мәшгульлек үзәге филиалында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). 7 нче декабрьдә Казанда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Шәһәр халкына Вахитов районы предприятиеләрендә эш урыннары тәкъдим итәчәкләр.
Килүчеләр вакантлы вазифалар турында мәгълүмат, эшкә урнашу өчен юлламалар ала һәм эш белән тәэмин итү турындагы законнарга кагылышлы кызыксындырган сорауларны бирә алачаклар.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Зинин ур., 3 адресы буенча «Региональ уку үзәге» укучыларның фәнни берләшмәсендә узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)277-40-51 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.
7 нче декабрьдә вакансияләр ярминкәсе шулай ук шәһәрнең Авиатөзелеш районында узачак. Эшкә урнашу өчен юлламаларны 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Копылов ур., 2а адресы буенча урнашкан В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында алырга мөмкин булачак.