Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). 7-нче августта Казанның Вахитов районында су бирүне бер тәүлеккә якын туктатып торачаклар. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрелү белән бәйле.
7-нче август 9.00 сәгатьтән 8-нче август 5.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Латыйпов ур., 34, 36, 60, 62, шулай ук 1-41-нче номерлы шәхси йортларда, Пугачев урамында 45, 45а, 47-нче номерлы йортлардан тыш барлык йортларда, Товарищеская ур., 25, 27, 29, 31а, 31б, 33, 40б, 42, Хоровод ур., 39, 39а, 50.
Шул ук вакытта түбәндәге урамнар буенча урнашкан шәхси йортларда су булмаячак: Демьян Бедный, Закамская, Кривая, Кузнечная, Кече Бистә, Кече Пугачев чокыры, Адмирал Нахимов, Нахимов чокыры, Яңа Пугачев, Нестеров, Нестеров Авышлыгы, Одесса, Охотск, Поперечно-Центральная, Аркылы Хоровод, Потребительская, Рабочая Молодежь, Ракета, Сборная, Тихая, Хоровод, Центральная.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан үзләрен алдан ук су запаслары белән тәэмин итүләрен сорый. Су белән автоцистерналар килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.