Бу янгынга каршы чаралар өчен суүткәргеч тоташтыру эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Иртәгә, 7 августта, Авиатөзелеш районының кайбер йортларында су булмаячак. Бу янгынга каршы чаралар өчен суүткәргеч тоташтыру эшләре белән бәйле.
7 августта 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Дементьев урамының түбәндәге йортларында су бетеп торачак: 1 корп.1, 1а, 3, 5, 22, 27, 28, 28 корп.1, 28 корп.2, 29а, 29а корп.1, 31, 31а, 33, 35.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак. “Водоканал” МУП уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.