Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан барлык бүлекләр дә бер сәгать алдан ябыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). 8 мартта “Россия почтасының” Казандагы барлык бүлекләре дә ябык була. Иртәгә, 7 мартта, барлык бүлекләр дә бер сәгать алдан ябыла. Эш тәртибендә үзгәрешләр Халыкара хатын-кызлар көне белән бәйле.
9 мартта җомга көнне барлык бүлекләр дә шимбә графигы белән эшләячәк, ә 10 һәм 11 мартта – гадәти җәдвәл буенча. Һәр бүлекнең эш режимы белән “Россия почтасы” сайтында танышырга мөмкин.