В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда авыруның 111 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
18-нче гыйнварга Татарстанда COVID-19 авыруының 44 мең 522 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 37 мең 786 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 128е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 328 мең 100 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш - 6530), шуларның 1 млн 870 мең 302се икенче прививка кадаткан. 155 мең 132 кеше икенче вакцинаны ясаткан.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 31 мең 252 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 865 мең 512 кеше авырган, 9 млн 902 мең 935 кеше савыккан.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.