Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2024, 16:29

2023 елда Казанда мотоциклчылар катнашында 63 авария теркәлгән

69 кеше төрле җәрәхәтләр алган

Фото: Денис Гордийко

2023 елда Татарстан башкаласында мототранспорт катнашында 63 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Инцидентлар нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, 69 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 2022 ел белән чагыштырганда, авария күрсәткече ике тапкырдан артык арткан. Төп сәбәпләр: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, озын мотосезон, республика буенча мототранспорт санының артуы. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Эльнар Садриев хәбәр итте.

Тизлекне арттырган өчен 1,6 мең мотоциклчы административ җаваплылыкка тартылган

Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы 14437 мототранспорт чарасы теркәлгән, аларда хәрәкәт итү сезоны апрельдән октябрьгә кадәр дәвам иткән. Билгеләнгән тизлекне арттырган өчен 2933 кагыйдә бозучының 1644 е административ җаваплылыкка тартылган.

Әйтик, 8 нче июльдә тизлекне арттыру сәбәпле мотоциклчы Ф.Әмирхан урамындагы 97 нче йорт янында автомобиль белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 22 яшьлек егет юл билгесенә бәрелә һәм шунда ук һәлак була.

«Барлык мотоциклчыларга юлда дөрес урында йөрү кирәклеген искәртәм. Тагын бер киң таралган хата – куркынычсыз хәрәкәт тизлеген арттыру. Автомобиль йөртүчеләргә башка полосага күчү кебек маневрлар, сулга борылу һәм борылыш алдыннан бик игътибарлы булырга кирәк. Узган ел нәкъ менә турыга баручы мотоцикл белән борылыш ясаучы машина бәрелешүе юл-транспорт һәлакәтләре арасында аеруча еш булган», – дип билгеләп үтте ЮХИДИ бүлегенең Казан буенча җитәкчесе.

Ул шулай ук яңа гына мотоциклга утыручыларны ашыгыч тормозлауны дөрес кулланырга өйрәнергә чакырды.

Яшүсмерләр арасында питбайк төрдәге мотоцикллар да соңгы елларда популярлашып бара. Кайбер очракларда яшь узышчыларның әти-әниләре, транспорт сатып алуны хуплап, юл-транспорт вакыйгаларының инициаторлары булалар. Шуннан соң гомуми файдаланудагы юлларда яшүсмерләр тарафыннан питбайкларны контрольсез куллану башлана.

Бер юл-транспорт вакыйгасы узган елның 8 нче октябрендә Бигичев урамындагы 16 нчы йорт янында булган. Машина белән бәрелешү нәтиҗәсендә 15 яшьлек егетнең аягы сынган һәм баш мие селкенгән. Транспортның хуҗасы малайның әтисе була – аңа рульне улына тапшырган өчен 30 мең сум штраф салына. Ул шулай ук бала тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгәне өчен административ җаваплылыкка тартыла.

«Гомумән алганда, Казанда мотоцикл йөртү культурасы үсә, әмма башкарасы эшләр күп әле. Фикер алышулар һәм бергәләп үткәрелгән чаралар ярдәмендә без һәлакәтләр күләмен киметә алачакбыз», – дип ышандырды Эльнар Садриев.

Мотоликбез һәм бүләккә – машина өчен ароматизатор

Мототранспорт катнашындагы аварияләрне кисәтү өчен Казанда 22-28 нче апрельдә «Игътибар, мотоциклчы!» акциясе узачак. Чараның төп максаты – автомобильчеләр һәм байкерлар арасындагы негативны киметү, дип сөйләде Казанның WindRose mcc Kazan хатын-кызлар мотоберләшмәсе әгъзасы, Казанда акцияне оештыручы Елена Желтухина.

«Быел без форматны үзгәртергә булдык, акция ике этапта узачак. Аларның берсе мотоциклчыларга юнәлтелгән. Без аларга автомобильчеләр өчен көзгедә күренергә кирәклеген искәртәбез. Шулай ук мотоциклдагы юл-транспорт һәлакәтендә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә икәнлеге турында да сөйлибез. ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырабыз, алар узган сезон статистикасын җиткерәчәк, бу машина йөртүчеләрне уйланырга мәҗбүр итәр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте ул.

13 нче апрельдә 12:00 сәгатьтә «УРАМ» экстрим-паркында мотоликбез узачак, анда гомуми файдаланудагы юлларда иминлек мәсьәләләре каралачак. Яңа гына мотоцикл руле артына утыручылар шулай ук юристка мотоберләшмәгә керүгә кагылышлы сораулар бирә алачак.

«Казан» гаилә үзәгендә 28 нче апрельдә «Игътибар, мотоциклчы!» акциясе узачак, анда теләгән һәр шәһәрле катнаша ала.

«Һәркем Казандагы мотохәрәкәт белән таныша, конкурсларда катнашкан өчен призлар ала, фотога төшә алачак. Балалар өчен «Иминлек лабораториясе» мастер-класс үткәрәчәк, анда юлда үз-үзеңне тотуның гамәли күнекмәләрен үзләштерергә һәм аларны көндәлек тормышта кулланырга мөмкин булачак», – дип җиткерде мотоберләшмә әгъзасы, акцияне оештыручы Юлия Лобанова.

Шул ук көнне шоферларга шәһәр бензин салу станцияләрендә «Көзгеләргә кара» акциясе логотибы белән автомобиль өчен ароматизатор биреләчәк. Быел шәһәрнең билбордларында һәм электрон таблоларында шоферларны көзгегә карарга өндәүче сүзләр пәйда булачак.

Искәртеп узабыз, Татарстан башкаласында мотосезон ачылышы әле расланмаган. Датаны сайлау төбәк һәм климат шартларына бәйле.

Диләрә Гафурова

Барлык яңалыклар