Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2018, 13:40

Мундиаль көннәрендә 60% турист кунакханә һәм хостелларда яшәгән, 20% - фатир яллап торган

Барлыгы 6,7% тамашачы гына Татарстан башкаласына кунмыйча, бер генә көнгә килгән, нигездә, кунаклар 3 көн торган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Алсу Сафина). Татарстанның туристлык өлкәсе чемпионат вакытында барлыкка килгән эшне тулысынча үти алды, дип билгеләп үтте бүген ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. Искәртергә кирәк, чемпионат вакытында Казанда 36 илдән 300 меңнән артык турист булган.

С.Иванов сөйләгәнчә, туристларның 34% Казанга поездда килгән, 39% - самолетта, 15; - шәхси транспортта, 7% - автобусларда. Туристларның өчтән бер өлеше (30%) кунакханәләрдә яшәгән, шуның кадәр үк – хостелларда, 20% - фатир яллап торган, ә 15% - дуслары яки туганнарында.

“Туристларның 30% парлап килгәннәр, тагын 30% - дуслары белән, 27% - гаиләләре яисә туганнары белән һәм 12,5% - ялгыз килүчеләр, - дип мәгълүмат белән уртаклашты рәис. – Нигездә, җанатарлар балаларсыз килгән. Казанга килүче гаиләләрнең 23% балалары белән булган, 44% - балаларсыз, ә 33% - гаиләнең балалары әлегә юк”.

Туристларның 65,7% ир атлар булган. 80% кунакның яше 24-54 аралыганда булган, ягъни җәмгыятьнең икътисади яктан актив өлеше. Җанатарларның 69% - югары белемле, 11,5% - төгәлләнмәгән югары белемле.

Туристларның яртысы Казанда 3 көн торган, 27,5% - 4-7 көн, 12,3% - 7 көннән артык, 6,7% кунмыйча, көненә генә килеп киткән.

Туристларның төп өлеше (95%) Казанның тарихи һәм истәлекле урыннарында булган, 29% кунак шул исәптән Зөя, Болгар һәм Раиф монастырендә булган.

Казанга килүчеләрнең 93% Казанда булган вакытларын 8, 9, 10 баллга бәяләгән. Туристларның күпчелеге Казанга тагын килү теләге белән киткән. 93% дуслары, танышлары һәм туганнарына Казанга килергә тәкъдим итәчәк.

Сүз уңаеннан, ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, FAN-ID булган тамашачылар Казанга башка спорт чараларына килә алачак.

Туристларның 96% волонтерлар эшләре белән канәгать калган, күбесе Казандагы уңайлы мохитне, җәмгать туклану эшен, транспорт системасын, кунакханә һәм хостелларда хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен югары бәяләгән (10 баллның 8,6-сы).

Туристларның төп өлеше (70%) мәгълүмат чыганагы буларак интернет-ресурслардан файдаланган, 32% - туристик гид һәм навигация материалларыннан, 45% - туристлык-мәгълүмат үзәкләренә мөрәҗәгать иткән.

Барлык яңалыклар